Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бала күңеле - бер китап

Унбишенче ноябрьдә Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсе гөрләп торды. Мәктәпләрдә дәресләр беткәч, биредә “Кояшлы балачак дөньясы” исемендәге иҗади ачышлар фестивале үзенең эшен башлады. Ул 1 сентябрьдән башлап үткәрелгән төрле конкурсларның йомгаклау этабы буларак оештырылды.

 Китапханәгә балалар үзләре генә дә, әти-әниләре белән дә агылды. Оештырылган чаралар күптөрле булып, һәркем үзен кызыксындырган бүлеккә ашыкты. Күргәзмәләрдә балалар үзләре дә иҗат итү белән шөгыльләнделәр. Укучыларга сәнгатьле уку буенча, рәсем ясау буенча үткәрелгән ярышлар бигрәк тә ошады. Иң-иң яхшылары мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

Татар әдәбияты бүлегенең җитәкчесе Динмөхәммәтова Исламия “Бала күңеле – бер китап” дигән бик тә эчтәлекле очрашу оештырды. Очрашуга шәһәребезнең актив язучысы Раушания  Гыйләҗева  һәм күптән түгел Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән шагыйрә Зимфира Исламова  чакырылды. Менә бүлмәгә 12 нче  мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары килеп керде һәм матур итеп бизәлгән уку залына күңелле бәйрәм төсе кертте.

Чакырылган кунаклар үзләре белән таныштырдылар, балачактагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Зимфира Исламова укучыларга шигырь язу үзенчәлекләрен сөйләде, шигырьнең төзек, аһәңле булуының серенә төшендерде. Балаларга сүзләр тәкъдим ителде, алар тырыша-тырыша рифмалар эзләделәр. Бергәләп шигырь язып карадылар. Шагыйрә туган тел турында җылы фикерләр әйтеп, үзенең һәм укыткан укучыларының шигырьләрен укыды. Раушания Гыйләҗева  укучыларны серле хәрефләр дөньясына алып кереп китте. Һәр укучыга багышлап  шигъри тәлгәшләр бүләк итте. Очрашу вакыты сизелми дә үтте.

Очрашуга килгән балалар үзләренең әдәбиятны яратуларын, күп кенә татар шагыйрьләренең әсәрләрен белүләрен күрсәттеләр. Алар туган телләренә битараф түгел: китаплар укыйлар, сораулар бирәләр һәм куелган сорауларга да төгәл итеп җавап бирергә тырышалар. Аларның күңелендә туган телгә хөрмәт тагын да тирәнәйде. Рухи байлык туплап, рәхмәтләр әйтеп, балалар шат күңел белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе,Зимфира,бик тэ тирэн эчтэлекле,шул очрашуны яктырткан язма жибэргэнсен!Рэхмэт,и ен рэхмэт чын кунелдэн