Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бала өчен иң мөһиме – әти-әни мәхәббәте!

Җәлил бистәсенең "Әкият" балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркемендә «Ватанны саклаучылар көне»нә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

23нче февраль бәйрәме мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Ватаныбызны ярату, илебезне  саклаучыларга карата хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү өчен менә дигән форсат.

Бәйрәмгә әзерлек вакытында зур эш башкарылды. Тәрбиячеләр патриотик темага сәнгать әсәрләре укыдылар, балаларны хәрби һөнәрләрнең төрлелеге һәм үзенчәлекләре белән таныштырдылар, армиядә хезмәт итү турында күзаллаулар формалаштырдылар. Җырлар, шигырьләр һәм биюләр өйрәнелде.

Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар «Походка җыен», «Кыр кухнясы», «Снарядны тапшыр» конкурсларында бик теләп катнаштылар. Безнең бәйрәмгә килгән искиткеч әтиләребезгә аеруча рәхмәт әйтәсе килә. Алар бәйрәмдә актив катнаштылар. Өлкән, урта һәм кече буын арасында яхшы, ныклы, дустанә мөнәсәбәтләр үрнәгеннән дә яхшырак тәрбия юк.

Безнең балаларның тормышында иң мөһиме – әти-әниләренең мәхәббәте, димәк, безнең илнең киләчәге бик яхшы. Кадерле әти-бабайларыбызны һәм, әлбәттә инде, булачак ил сакчыларын – безнең малайларны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

Нуриева М.В, Хаҗиева Р.А., Җәлил бистәсенең 5 санлы “Әкият”балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев