Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бал исе тулган һавага, кортлар ничек түзәдер...

Август муллык ае. Әле алай гына түгел, бәйрәмнәргә дә бай ул безнең август.

Баллы яңгыр яуган бугай:

Юкәләр гел бал гына.

Яфраклар тора ялтырап,

Кил дә ялап ал гына.

Бал исе тулган һавага,

Кортлар ничек түзәдер...

Аллы-гөлле баллы җәйләр

Бары бездә генәдер.

Август муллык ае. Әле алай гына түгел, бәйрәмнәргә дә бай ул безнең август. Бер-бер артлы «Бал спасы» («Медовый спас»), беренче «Алма спасы», икенче «Алма спасы» - халкыбызның борынгыдан килгән бәйрәмнәре. Әйе, бал аертыр, бакчаларда алмалар өлгерер чак җитте. Ә ул алмаларның безнең авыл кешеләренең бакчаларында нинди сортлары гына юк. Ник шуларга куанмаска, ничек инде җыелышып, шул шатлыкны уртаклашмаска?! Бал Спасы ел саен бер үк көнне – 14 августта билгеләп үтелә торган булган, ә без «соң булса да, уң булсын» дип, нәкъ менә шушы көнне сайладык.

Умартачыларыбызның эштән бушап хәл ала торган вакытларында бергә җыелып үзебезнең эш тәҗрибәләребез белән уртаклашырга булдык.

29 август көнне Яңасала мәдәният йортында татары-керәшене бергә җыелып, рәхәтләнеп “Бал спасы”нда күңел ачтык. Бүгенге очрашуыбызның максаты - киләчәк буынга хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү, һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату, һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти-әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү иде.

Кичәдә куйган максатыбызга ирештек дип ышанып калам, чөнки бәйрәмебездә төрле буын кешесе катнашты, очрашуыбызны игътибар белән карады, үз фикерен җиткерде.

“Бал спасы” дигән очрашуыбыз авылыбызның данлыклы умартачыларына багышланган иде. Анда 35 елдан бирле умартачылык белән шөгелләнүче Оркыя апа Мөхәммәтҗанова, Зиннур абый Гафуров, Нурсания апа Әхмәдуллина , Фәния апа Рахмиева, Илфат абый Исмагиловлар катнашты, ә авылыбызда умарта тотучылар моның белән генә чикләнми әле.

“Иң олпат умартачы”лардан Рәдиф һәм Рөстәм абый Борһановлар, Маннур һәм Мансур Мөхәммәтгалиевлар, Илфат абый Әхмәдуллин, Валерий Чигашовларны әйтми мөмкин түгел.

Ә инде бәйрәмебездә катнашкан авылыбызның “Иң оста”, “Иң уңган” умартачыларына олы рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Мәдәният хезмәткәрләренең сүзләрен тыңлап, шатлана-шатлана бәйрәмгә күчтәнәчләрен, тәмле балларын алып килгәннәр иде алар.

Тамашада катнашкан авылдашлар кайнар коймак белән татлы балдан авыз итеп рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Алып баручылар сәхнә түренә берәм-берәм умартачыларны чакырдылар, ә алар үз чиратларына бик матур чыгышлары белән тамашачы күңелен яулады.

Күрегез сез, Оркыя апа Мөхәммәтҗанова әзерләп килгән номерны. Ул мәдәнияткә, сәнгатькә якын кеше буларак “Театр елы” уңаеннан дип Туфан Миннуллиннның “Әлдермештән Әлмәндәр” спктакеленнән өзек әзерләгән. Әфәрин, Оркыя апа! Рәхмәт ярдәмчеләре Зөлфирә апа белән Нурия апага. Камал театры артистларыннан бер дә ким уйнамадылар. Бик матур, күңелгә ятышлы итеп башкарды өлкәннәребез рольләрне, Нурсания апаның оныгы Зәмирә Әхмәдуллина барлык тамашачыларның йөрәкләрен җилкетеп тыпырдап биеп җибәргәч, тамашачы берара тын калды, каян килгән бу нәни кызчыкка шул кадәр талант, искитмәле, алга таба да зур уңышлар юлдаш булсын сиңа Зәмирә!

Авылыбызның тагын бер зур хөрмәткә лаек умартачысы Гафуров Зиннур Миннур улы. Күчтәнәчкә алып килгән кәрәзле балдан һәм үзләре пешергән вак чәкчәктән авыз иткәч, менә кая икән ул татар халкының милли ризыкны пешерү осталары, үзебездә, нәкъ менә Яңасалада яши икән бит дип, ах итеп куйды тамашачы.

Ә Фәния Әбүзәр кызының умарталар караганда туган шигъри тәлгәшләрен авыз иткәч, башка бөтенләй сихри дөньяга кереп чумган кебек булдык.Бәйрәмебез җыр-бию, күмәк уеннар белән аралаштырып алып барылды.

Хөрмәтле авылашларым, шушындый күркәм “Бал Спасы” бәйрәмендә безнең белән булганыгыз өчен сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Хөрмәтле умартачы дуслар, елларыбыз матур килеп, ел саен умарталарыгыздан мул уңышлар алып, куанып, шатланып, тапкан уңышларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта, кайгы-хәсрәт күрмичә, сау-сәламәт булып, матур итеп бергә-бергә яшәргә язсын.


Яңасала авылы китапханәчесе Фәридә Борханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев