Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бакчабызны ачарга президент килде

Быелгы ел Балтач районы Норма авылы балалары өчен күңелле вакыйга белән истә калды, чөнки авылда өр-яңа “Тургай” балалар бакчасы ачылды. Бакчабызны ачарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

Авылыбызның сабыйлары бәхетле йолдыз астында туган дип әйтсәк, бер дә арттыру булмас, мөгаен. Шул көннән алып алар күпләр көнләшерлек балалар бакачасына йөри.

«Тургай» балалар бакчасында сабыйлар өчен бар яктан да үсеш мохите булдырылган, биредә инглиз теленнән күнекмәләр бирелә, логопед, психолог ярдәме күрсәтелә, рәсем, музыка, бию серләренә дә төшендерелә, нәфис гимнастика да үткәрелә. Кыскасы, яхшы белем һәм тәрбия алу өчен биредә бар мөмкинлекләр тудырылган.

Нихәтле затлы бина булсада иң мөһиме балаларга карата ягымлы мөнәсәбәттә булу. Шул вазыйфаны балалар бакчасында тәрбияче апалары, тәрбияче ярдәмчеләре алып бара. Алай гына түгел, башка хезмәткәрләрнең дә өлешләре бик зур һәм җаваплы. Балалар сау-сәламәт, бәхетле булсыннар дип бакча хезмәткәрләре бөтен көчләрен куеп тырышалар.

Бакчабызның мөдире Айгөл Вакифовна да үзенең ягымлылыгы, тәмле сүзе белән бөтен коллективны бердәм итеп тора. Кешелекле, сине аңлаучы җитәкче белән эшләгәндә канәгатьлек, хезмәтеңне үтәүдә күңел рәхәтлеге аласың.


Өлкән тәрбияче Хөсәенова Эльмира Анатолий кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев