Көмеш кыңгырау

Бакчабызда урыннар артты

Питрәч районы Шигали авылының Царево бистәсендәге "Үсенте" балалар бакчасында тагын 110 сабый өчен урын ачылды.

Балалар - тормыш гөлләре. Әлеге сүзләр белән килешмәгән кеше юктыр миңа калса. Баланы табып, шәхес итеп үстерү өчен дәүләтебез тарафыннан шартлар да булса, бу - бик матур күренеш. Әле шушы көннәрдә генә Питрәч районы Шигали авылының Царево бистәсендәге "Үсенте" балалар бакчасында тагын 110 сабый өчен урын ачылды. Бу әти-әни өчен бәхет түгелме?!

Чиксез рәхмәтебезне район башлыгы Кашапов Илһам Миннехан улына, спонсорларыбыз "Унистрой" идарә компаниясенә җиткерәбез. Без балалар белән берлектә әлеге бәйрәмгә төрле җырлы-биюле концерт  оештырдык.


Мухутдинова Рания Рубисовна, Габбасова Елена Муниповна.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: