Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бакчабызда Сөмбелә бәйрәме

Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе –“Сөмбелә” бәйрәмен уздырдык.

Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә «башак» дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр. Әлеге бәйрәмдә балалар көз фасылының матурлыгы, мул уңышлары, көзге байлык турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, кызыклы уеннар уйнадылар.

Актаныш районы,2 нче”Ромашка” балалар бакчасыннан Гөлназ Гайнуллина, Зәйнәп Гыйлфанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев