Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бакчабызда Сабантуй бәйрәме гөрләде

Чаллы шәһәренең 82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды.

Сабантуй бәйрәме – татар халкының йөзек кашы булган зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Без бай тарихыбызны, тирән мәгънәле милли көйнең матурлыгын, бөек шәхесләребезнең әсәрләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын күз карасыдай сакларга тиеш. Кызганычка каршы, балалар буыннан-буынга күчеп килгән милли гореф – гадәтләрнең югалып бару чорында яшиләр.

Татар халкының моңлы җырлары, дәртле биюләре, кызыклы уеннары балаларның күңелләрендә уелып калсын өчен Чаллы шәһәренең 82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Милли кием кигән балалар һәр төркемгә кереп сабантуй турында җырлар, шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр җыйдылар, бәйрәмгә чакыру өләштеләр. Бәйрәм яшел үләнле мәйданчыкта үткәрелде. Бертуктаусыз милли көйләр яңгырады.

Кунакка килгән Батырша белән Камырша балаларга бик күп төрле татар халык уеннары уйнатты: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, таяк тартып көч сынашу, кашыкка йомырка салып чабу, чүлмәк вату һ.б. Һәрбер балага үзенең осталыгын күрсәтергә мөмкинчелек бирелде: кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер шигырь сөйләде. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде. Бакчада оештырылган әлеге чара балаларның күңеленә бик хуш килде.

Рәхматуллина Альбина Рафаил кызы, Халитова Гөлшат Әхмәтнәҗип кызы, 82 нче «Көнбагышкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев