Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бакчабызда Сабантуй. Ат чабышы да булды.

«Карусель» балалар бакчасында да бик күңелле сабантуй узды.  Бәйрәмгә әзерлек ике атна алдан ук башланды.

Сабантуй – иң яраткан халык бәйрәме. Бу бәйрәмдә балалар татар халкының гореф-годәтләре, халык уеннары белән таныш. Шуңа күрә мондый чараларны оештыру балаларга милли тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.

Безнең «Карусель» балалар бакчасында да бик күңелле сабантуй узды.  Бәйрәмгә әзерлек ике атна алдан ук башланды. Балалар җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнделәр. Милли ризыклар турында да сөйли беләләр. Тәрбиячеләр аларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, сабантуйда уздыра торган уеннар белән таныштырдылар.

Бәйрәмне тантаналы шигырьләр һәм җырлар белән ачып җибәрделәр. Аннан соң уеннар башланды: капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, агач атка атланып чабу, кем тизрәк су алып килер. Барлык уеннар да күңелле музыка астында үтте.

Балаларга уеннарда, эстафеталарда катнашу да ошады, бүләкләр дә сөендерде. Бәйрәмебез татар зхалык биюе белән тәмамланды. Бик шәп , кызык, күңелле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Набережные челны Яр Чаллы сабантуй балалар бакчасы