Реклама
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан 42нче «Ал чәчәккәй» балалар бакчасында «Дуслык фестивале» кичәсе үтте.
Бу кичәдә ата-аналарда катнашты. Алар милли ризыклар пешереп алып килде. Үз милләтенең традицияләре турында сөйләделәр. Балалар төрле халык уеннарын, җыр, биюләрен бик теләп башкарды.
Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, әһәңлеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә кирәк.
Загидуллина Тәнзилә Искәндәровна, 42нче «Алчәчәккәй» балалар бакчасының ана теле тәрбиячесе, Яр Чаллы шәһәре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз