Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"BabySkills" бәйгесе булачак hөнәрне яшьтән сайларга ярдәм итә

Кемдә нәрсә, ә безнең 115нче санлы “Йолдызчыклар” балалар бакчасында - яңа бәйге.

Кемдә нәрсә, ә безнең 115нче санлы “Йолдызчыклар” балалар бакчасында - яңа бәйге. Әле ниндие бит! Быел шәhәребездә беренче тапкыр үткәрелгәне! Әлеге бик үзенчәлекле "BabySkills" дип аталган бәйге үсеп килүче яшь буын арасында эшче hөнәрләрне популярлаштыру, яшьтән үк hөнәри юнәлеш моделен барлыкка китерү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белемнәрен комплекслы бәяләү максатын күздә тотып Яр Чаллы педагогия көллияте, шәhәребезнең мәгариф идарәсе, методик үзәге тарафыннан оештырылды.

Бу бәйге 5 hөнәри юнәлеш – компетенция буенча эшләнде. Безнең бакчабызда уздырылганы “Ресторан сервисы” hөнәре буенча иде. Бәйгедә 25 бакча балалары көч сынашты. Алар, өч бирем-модульне эшләп, жюри әгъзалары игътибарына өстәлдәге савыт-сабаны дөрес урнаштыру таләпләрен үтәү, клиентлар белән аралаша белү буенча күнекмәләрен күрсәттеләр. Шундый мәртәбәле бәйгедә безнең бакча исемен 4нче төркемгә йөрүче Ткачева Мира яклады.


Алинә Сафина, 115 нче санлы “Йолдызчыклар балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев