Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Азнакай шәһәре балалары “А” дан “Я”га чаклы” дип исемләнгән квест-уенда катнашты

Азнакай шәһәре балалар бакчаларынын логопедлары мәктәпкә әзерлек  төркеме балалары өчен славян язмасы һәм культурасы көненә багышланган “А” дан “Я”га чаклы” дип исемләнгән квест-уен оештырдылар.

Бу чара шәһәребезнең иң матур паркы – Җиңү паркында булды. Уенга килгән балалар төрле тукталышларда төрле уеннар уйнап, белемнәрен сынаштылар: хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр, кроссвордлар чиштеләр, башка грамматик биремнәр башкардылар. Күмәк флешмоб иң күнеллесе булгандыр мөгаен. Һәр төркем мәгариф идарәсенең мактау кәгазе белән бүләкләнде. Балалар да, педагоглар да бик кәнагать булып,  шат күңел белән таралыштылар. 

Рузалия Галиева, Азнакай шәһәре 3 нче “Айсылу” балалар бакчасы укытучы-логопеды, район методик берләшмә җитәкчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев