Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Айгөлебез - «Яшь профессионал»!

Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицееның 8нче В сыйныф укучысы Юсупова Айгөл Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkillsRussia) төбәк чемпионатында җиңүче булды.

Айгөл "Мәктәптә музыка укыту" компентенциясе буенча конкурс мәйданчыгында чыгыш ясады. Конкурс Яр Чаллы педагогия көллияте базасында үтте. Конкурста катнашучылар җиде модуль буенча ярыштылар. Юсупова Айгөл конкурста уңышлы чыгыш ясап 1нче урынга лаек булды.
Киләсе конкурсларда да аңа унышлар телибез. Без үзебезнең Лицеебыз укучылары белән бик горурланабыз!

Вәлиева Алия, 84нче лицей-интернат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев