Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Арчадан Айгөл Фәттахова «Артек»та яшь журналистлар өчен VII Халыкара медиафорумда катнашты

«Мин Кырымда, “Артек” лагерендә» булып кайттым дип яза безгә Арча районы Шушмабаш авылыннан Айгөл Фәттахова.

– Алло, исәнмесез, бу Фәттахова Айгөлме?
– Исәнмесез, әйе, мин.
– Гаризагызны кабул иттек, Сезне «Артек»та яшь журналистлар өчен VII Халыкара медиафорумның 4 нче сменасында көтеп калабыз.


Әлеге диалог буенча кайда булып кайтуым аңлашылгандыр. Тик әйдә, иң башыннан.
Бервакыт студия җитәкчем “Молодые медиалидеры России” дигән рәсәйкүләм бәйге барлыгын хәбәр итте. Һәм шунда җиңүчеләргә «Артек» лагерына медиафорумга бушлай путевкалар бирелә икән. Ике дә уйламый катнашырга булдык. Гаризаны тутырдык, җиңүләремне керттек, берничә медиа эшемне беркеттек. Күп тә үтми телефонга шалтырау яңгырады һәм югарыдагы диалог төзелде.
9 нчы апрель иртәсе. Артта ике тәүлек һәм ерак юл. Мин Кырымда, «Артек» лагерендә. Беренче көннәрне адаптиция чоры уздым. Чөнки барыбер дә, яңа җир, яңа климат.
Ә хәзер «Артек» тормышы турында. Әлеге медиафорум тематик партнер “Лига юных журналистов” ярдәме белән оештырылды. Һәм, билгеле, форумга Россиянең төрле төбәгеннән иң яхшы журналистлар җыелган иде, алар арасында мин дә Татарстан данын якладым. Журналистлар гына да түгел, бүгенге көндә зур популярлыкка ия блогерлык, тиктокерлык белән дә шөгыльләнүчеләр бихисап иде.
Смена дәвамында без төрле медиапродуктлар эшләдек, туры эфирларга чыктык, үзебез үк остаханәләр күрсәттек. Безнең төп максат – смена ахырында бер сәгатьлек туры эфир оештыру иде. Ә аның өчен программалар, рекламалар әзерләргә кирәк. Һәм мин иптәш кыз белән берлектә “Кислый подкаст” исемле рубрика оештырдым. Проектыбызның максаты – тамашачыга теге яки бу һөнәрнең кире ягын күрсәтү. Һәм бу эшебез өчен безне гран-при белән дә бүләкләделәр.
Гомумән Артекта бик кызу, ә аеруча безнең сменада шулай булды. Чөнки медиафорум эшләре белән гади лагерь тормышы үрелеп барды. Кичке 11дә концертка дип бию өйрәнсәң, иртәнге 7дә проектлар турында сөйләшәсең. Аңа карамастан, барысына да өлгердек. “Аю-Даг” тавына да мендек, Севастопольгә экскурсиягә дә бардык, Кара диңгез буена да төштек, күп укыдык һәм шөгыльләндек.
Бу смена миңа күп яңа дуслар, бәяләп бетергесез тәҗрибә, онытылмас хәтирәләр бүләк итте. Яңа белемнәр туплап, төрле идеялар белән янып, иҗат итәргә һәм эшләргә дип илһамланып туган ягыма кайттым.
30 нчы апрель. Артта ике тәүлек һәм ерак юл. Мин өйдә.

Айгөл Фәттахова, Арча, Шушмабаш авылы.


«Артек»та 9 апрельдән 29 апрельгә кадәр “Россиянең яшь медиалидерлары” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре – яшь журналистлар өчен VII Халыкара медиафорум үтте. Медиафорум беренче тапкыр “Янтарный” лагерында узды дип хәбәр итә arskmedia.ru сайты. Анда илебезнең 36 төбәгеннән Яшь журналистлар лигасы бәйгесе нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 170 яшь журналист һәм 12 медиаәйдаман катнашты. Форумда якташыбыз, “Нур” телестудиясе журналисты Айгөл Фәттахова Татарстан Республикасы данын яклады.

Форумда катнашу өчен башта “Яшь медиалидерлар” Бөтенроссия журналистика бәйгесендә җиңәргә кирәк иде. Телестудиядән “Яшь талантлар” номинациясенә Айгөлнең “Дустым Айбулат” мәкаләсен һәм Адилә Галимҗанова турында төшерелгән “Йолдызлы кунак” телесюжетын җибәргән булганнар. Әлеге телесюжет “ЮниорСкиллс” бәйгесендә дә җиңү яулый. Айгөлнең эшләре 1 дәрәҗә дипломга лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев