Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Арча районы Каенсар авылында "Балалар мәйданчыгы" ачылды

Җәйнең беренче көне – 1 июнь сабыйлар хәтеренә каникуллар белән беррәттән, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган матур чаралар белән дә уелып кала. Арча районы Каенсар авыл балалары өчен быелгысы аеруча да куанычлы һәм истә калырлык булды, чөнки алар өчен 1 июнь көнне Каенсар авыл клубы бакчасында "Балалар мәйданчыгы" ачылды.

Бу бүләкне нәни дусларга Яңасала авыл җирлеге башлыгы А.И.Сафин тәкъдиме белән әти- әниләре бүләк итте, чөнки мәйданчык "Үзара салым" акчасына эшләнелде.
Бүгенге матур бәйрәмне Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Илгиз улы тантаналы рәвештә балаларны бәйрәм белән котлап, мәйданчыкны ачык дип белдерде. Мәдәният хезмәткәрләре нәни дуслары өчен бик матур күңел ачу программасы тәкъдим иттеләр. Балалар рәхәтләнеп кояшлы, җылы көннең кадерен белеп күңел ачтылар, уйнадылар, көлделәр, конкурс- бәйгеләрдә катнаштылар.
Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Сезгә боларның барын да телибез. Балалар - безнең тормышның мәгънәсе. Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмый. Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.
Арча районы Яңасала авыл китапханәсе мөдире Борһанова Ф.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев