Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Арчада – ат бәйрәме!

17нче сентябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында ат спортына багышланган зур чара булып үтте.

Традиция буларак үткәрелгән әлеге бәйрәм, 2015 елдан башлап, 8 ел дәверендә үз эшчәнлеген күрсәтә. Быел да ул югары дәрәҗәдә үткәрелде. Ерак араларны якын итеп, төрле районнардан  катнашучы буларак та, җанатар буларак та килүчеләр күп иде. Көне матур тормаса да, кунаклар шат, күтәренке рухта күренделәр. Биредә күңелсезләнеп, моңаеп йөрүне ахмаклыкка санар идем, синең белән уртак кызыксынулары булган кешеләр  җыелганда рәхәтләнеп аралашып, күңел ачуга ни җитә? Яңа танышулар булдыру, яңа ачышлар ясау өчен менә дигән мөмкинлек!

Бәйрәмнең көтелгән кунакларын, президентыбыз Миңнеханов Рөстәм Нургали улын, Саха (Якутия) президенты Айсен Николаевны да күрергә насыйп булды. Алар ишеттергән котлау сүзләреннән соң чара тагын да җанланып китте. Программа күләмле булганга, бер вакыт аралыгында берничә бәйге  оештырылды, халык та шуңа тикле үзенә ошаганына барып  карый алды.

Спорт уеннарының  исәбе-хисабы юк иде дигән фикергә килә ала алам. Үзәк урынны ат чабышлары алып торды: татар атлары чабышы, төрле дистанциядә атлар чабышы, “Иң матур бизәлгән йөк арбасы” бәйге-күргәзмәсе, ат көрәше...

Дистанцияле чабуда иң озын аралык 120 кмга кадәр җитте, биредә катнашучылар чабышка  бәйрәм башланганчы ук, иртәнге якта чыкканнар. Бәйрәм инде азакка якынлашканда да үтеп бетерүчеләр күренде. Ат көрәше минем өчен иң мавыктыргычы булгандыр. Сабантуйда узучы капчык ярышы белән дә чагыштырсак була, тик монда конкурентлар икесе ике ат өстендә утырып бил көрәштерделәр. Хөкемдарлар атларга зыян салмау максатыннан кисәтүләрне истә тотып эш иттеләр. Чуар итеп бизәлгән ат арбалары да күзләрне иркәли иде.

Биредәге миллилек турында да әйтми булмас, бәйрәмдәге дресс-кодны (гүзәл затларга калфак, ир-егетләр түбәтәй киюне) күбебез мөһим дип таптык. Моңа бәйле рәвештә орнаментлы киемнәр бәйгесе дә узды. Өстәп, матур концерт чыгышлары тәкъдим ителгәнен әйтергә кирәк. Яраткан эстрада җырчыларыбызны күрә алдык.

Сөйләү бер эш, сөйләсәң сүз күп, иң әйбәте – барысын да үз күзләрең белән күреп, бу мохитне үзең тоеп карау. Әгәр бу елны бара алмый калгансың икән, бер дә борчылма! Ат бәйрәменең дәвамлы булуын теләүчеләр күп, икенче елга  күрешә алырбыз!

Азалия Сабитова.

Рамил Мөхетдинов фотолары һәм видеосы Вк сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Беренче ишетүем бу көн турында. Кызык. Үзебездә, Татарстанда икән бит әле. Матур традиция.

    Теги: ат көне арча