Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Аңлый алмыйм...

Җәй дә сизелмичә үтеп китте. Ләкин аның бик тиз үтеп китүен берничек тә аңлый алмыйм.

Җәйге каникул бик тиз үтеп китте. Ләкин кызык үтте. Җәйнең беренче аенда мин Болгар шәһәрендә урнашкан спорт лагерена бардым.

Болгар — матур шәһәр. Андагы истәлекле урыннарда булу миңа бик күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итте. Дөньяда иң зур Коръән китабы да шунда куелган. Анда нинди генә музейлар юк?! Болгар шәһәре гел үзгәрештә. Мин инде 3 ел рәттән спорт лагеренда катнашам. Килгән саен күпме яңалык!

Август аенда сыйныфташлар белән «Десантник» дигән лагерьда бер атна булдык. Армиядәге шикелле итеп ясалган лагерь. Палаткаларда яшәү, моңрчы без уйнамаган төрле уеннар... Хәрби режим, тәртип безне җыйнаклыкка өйрәтте. 

Бу лагерьларның икесе дә миңа бик ошады. Шулай итеп, җәй дә сизелмичә үтеп китте. Ләкин аның бик тиз үтеп китүен берничек тә аңлый алмыйм. 

Әгъзәмов Ислам — Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев