Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әниемә – ромашкалар!

Ә сез бе­лә­сезме, Әни­ләр кө­не­нең сим­во­лы – күк­чә­чәк (не­за­буд­ка) то­ра икән.

Без ел­да но­ябрь ае­ның соң­гы як­шәм­бе­сен­дә Әни­ләр кө­нен бил­ге­ләп үтә­без. Ә сез бе­лә­сез ми­кән, Әни­ләр кө­не­нең сим­во­лы – күк­чә­чәк (не­за­буд­ка) то­ра икән. Ри­ва­ять­ләр бу­ен­ча бу чә­чәк якын­на­ры­быз ту­рын­да хә­тер­не яңар­та. Шу­ңа да бу көн­не ба­ла­лар әни­ләр­гә әле­ге чә­чәк төш­кән отк­рыт­ка­лар бү­ләк итә­ләр. Ә без сый­ныф­таш­лар бе­лән ро­маш­ка чә­чә­ге төш­кән отк­рыт­ка бү­ләк итәр­гә уй­ла­дык. Ро­маш­ка чә­чә­ге дә бит га­и­лә сим­во­лы. Әни­ләр кө­не уңа­ен­нан ра­йон ба­ла­лар ки­тап­ха­нә­сен­дә Ил­сө­яр апа бе­лән Алия апа без­нең сый­ныф өчен «Дөнь­я­да­гы бер­дән­бер әни­е­мә» дип исем­лән­гән ча­ра үт­кәр­де­ләр.  «Ә­ни­ем ми­нем» ди­гән ки­тап күр­гәз­мә­се­нә кү­зә­тү ясап, ша­гый­рә­лә­ре­без Эльмира Шә­ри­фул­ли­на, Флера Тар­ха­но­ва, Асия Юны­со­ва, Ризидә Вә­ли­е­ва һәм як­таш ша­гый­рә­без Миңнегөл Ма­ни­хо­ва­ның әни­ләр­гә ба­гыш­лан­ган ши­гырь­лә­рен укы­ды­лар. Ә ча­ра ахы­рын­да отк­рыт­ка ясау бу­ен­ча мас­тер-класс бул­ды. Без әни­лә­ре­без өчен әле­ге отк­рыт­ка­ны бик ты­ры­шып яса­дык.

Или­на Ха­фи­зо­ва, Са­ба гим­на­зи­я­се, 3Б сый­ны­фы.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев