Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ана теле бер булыр

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаенннан Түбән Кама шәһәренең 7нче китапханәсендә февраль ае буена бик күп матур чаралар үтте.

Әй син, телем, туган телем,

Җир астыннан тарих серен табар телем...

Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим.

Җырга салып сине, милли көйләр көйлим.

Л. Шагыйрьҗанның «Туган телгә мәдхия» дип аталган шигри юллары белән башлап җибәрәсе килә әлеге язмамны. Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.

Туган тел беренче мәртәбә әйләнә-тирә мохитне танып белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Менә шушы максатларны күз алдында тотып, 21нче февраль - Халыкара туган тел көне, 2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаенннан безнең китапханәдә февраль аеннан чаралар башланып китте. Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманчы исемендәге 2нче гимназиясендә, 4нче класс укучылары өчен «Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа» дип аталган әдәби чара узды.

Балаларга телебезнең бай тарихы, күренекле шәхесләре, халык авыз иҗаты әсәрләре турында мәгълүмат бирелде. Телне камилләштерү, югалтмау, гореф-гадәтләрне саклау турында әңгәмә үткәреп, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкарып, телебезгә багышлап шигырьләр укыдык.

«Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр», ди халык мәкале. Шәһәребезнең 3нче мәктәбенең 6нчы класс укучылары белән «Туган телем – дуслык теле» әдәби чарасы китапханәдә узды. Укучылар туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштылар, инде ел башыннан эшләп килүче «Тел – рухи дөнья көзгесе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә китапханәче күзәтү ясады. Җитез генә табышмакларга җавап таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильм карадылар. Уздырылган чараларыбыз телебезне саклау һәм үстерү максатыннан эшләнде. Ел дәвамында да чаралар уздырылачак.

Хөрмәтле китап сөюче дусларыбыз, укучыларыбыз, алда әйтеп үтелгән китап күргәзмәсе белән якыннан танышасыгыз килсә, гомумән, балалар өчен кызыклы китап алып укыйм дисәң, безнең китапханәгә рәхим итегез! Безнең адрес - Түбән Кама шәһәре, Тын Аллея урамы 9нчы йорт, 7нче балалар китапханәсе.

Резеда Вәлеева, Түбән Кама шәһәренең 7- нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X