Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Алтын көз

82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасының 5нче төркеменнән хәбәрләр

Көз җитте. Үзенең тылсымы белән бөтен дөньяны матур һәм төрле төсләр белән биләде. Агачлар гади яшел күлмәкләрен сары, кызыл, саргылт-кызыл төскә алыштырды. Һавада җиңел җил исүгә яфраклар әйлән-бәйлән уйныйлар, әйләнеп әкрен генә җиргә төшеп җир өстен төсле келәм белән капладылар.

     Шушы көзнең матур чагында бакчаларда мул уңыш өлгерде. Яшелчәләр дә яфраклар кебек төрлесе төрле төсләре белән безнең игүтибарны үзләренә җәлеп иттерделәр. Аларның төсләре генә түгел, хәтта төрле формалары иҗадилыкка тарта.

     Алтын көз чорында 82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында ел да үткәрелә торган,  традициягә кергән “Көзге уңыш” яшелчәләр күргәзмәсе үткәрелде. 5 нче төрке балалары әти-әниләре белән берлектә күп кенә эшләре белән безне сөендерделәр. Алга таба да шушындый бәйгеләрдә катнашырбыз диделәр.  

     Гөлнара  Сәйфетдинова , Эльвира Фатыйхова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев