Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"Алтын каләм"дә һәр журналист "эшлим" дип тора

Арча районы Наласа авылыннан хәбәрчебез Әнвәр Мөхетдинов яза.

"Алтын Каләм" - ул яңа дуслар, йокысыз төннәр, менә дигән мастер-класслар һәм идеялар белән тулган яшьләр. Биредә һәркем үзен чып-чын журналист, оператор, язучы һәм фотограф итеп хис итә ала.

Алтын Каләмдәге һәр журналист мондагы атмосферага тулысы белән чумган, бар кеше дә "Эшлим-эшлим!" дип кенә тора. Фестивальнең бар үзенчәлеге нәкъ менә шуннан гыйбарәт тә инде,минемчә.

 Әгәр дә сиңа интервью алырга яки мәкалә язганда, социаль челтәрләргә пост урнаштырганда ярдәм кирәк икән, курыкмыйча теләсә нинди кешедән сорый аласың. Эш биииик күп булса да, булышырга һәркем вакыт таба биредә. Бу, минем уйлавымча, журналистларның чиста күңелле һәм игелекле булуларына бик шәп дәлил.)

Эштән һәм мастер-класслардан тыш, фестивальдә күптөрле кичке чаралар, дискотекалар, уеннар да була. Менә бүген, 20 июнь көнне, бездә татар халкының милли бәйрәме САБАНТУЙ үткәрелә.

"Алтын каләм" кебек яшьләрне үзенә җәлеп итә торган масштаблы фестивальләр булганда, журналистика яшиячәк һәм яңадан яңа үрләргә ирешәчәк әле. Моны курыкмыйча, авыз тутырып әйтергә була. Ышанмасагыз, киләсе елга бирегә килегез, һәм үзегездә бу сүзләрнең дөреслегенә инанырсыз!

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев