Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Алтын Каләм», кайнар сәлам!

Айгөл Фәттахова: «"Алтын Каләм" - журналистика синекеме, юкмы икәнен билгеләү өчен, шул өлкәдә үзеңне сынап карау һәм белемнәреңне үстерү өчен – менә дигән мөмкинлек»

«Алтын Каләм», кайнар сәлам! Зарыгып, зур түземсезлек белән көтеп алган "Алтын Каләм" фестивале янәдән старт алды һәм күз ачып ачып йомганчы ахырына да якынлашты. Ул елдагыча үзендә Россиянең һәр төбәгеннән килгән иң текә журналистларны очраштырды. Бу елны фестиваль ничек узды, кем гран-прига ия булды? Әйдәгез, белик!

Фестиваль дәвамында катнашучылар журналистиканың төрле өлкәләрендә көч сынаштылар: телевидение, басма матбугат, SMM, фотожурналистика, вёрстка, радио. Бу елгы фестивальнең үзенчәлеге булып, яңа пресс-секретарьләр төркеме җыйналды һәм алар арасында да урыннар билгеләнде. Мин үзем татар басма матбугаты номинациясендә катнаштым. Без 1 атна эчендә "Тигәнәк" исемле 3 гәҗит бастырып чыгардык. Баш мөхәррир ролендә дә булып карадым!

"Алтын Каләм"дә булачак яшь журналистлар үзләрен профессиональ яктан сыныйлар. Булган белемнәрен тирәнәйтеп, күп яңалык җыеп кайталар. Һәм фестиваль дәвамында иң төп приз - КФУда журналистика факультетында уку мөмкинлеген бирүче гран-при өчен көрәшәләр.

Фестивальдә беренче катнашуым булгач, "Каләм"нең эчке дөньясы белән әле таныш түгел идем. Һәм инде берничә ел рәттән катнашучыларның: "Анда йокы турында оныт"- дигәннәрен көлке итеп кабул итә идем. Бер дә көлке булмаган икән ул. Эш дөрестән дә, шуның кадәр тыгыз, тәүлегенә 3 сәгать йокы эләксә - бәхет.

Фестивальнең программасы да үзенчәлекле булды. Катнашучыларга "ТатарКино" дәүләт бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, Кәрим Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтовадан остахәнәләр тәкъдим ителде. Һәрдаим очрашулар булып торды. Безгә Яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов, Россия дәүләт думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов белән әңгәмә корырга насыйп булды.

Башка еллар белән чагыштырганда, бу елны катнашучылар арасында конкуренция аеруча көчле иде. Жюри әгъзалары сүзләренчә дә, урын билгеләү бик кыен булган. Әмма гран-при ияләре билгеле! Алар: татар басма матбугатыннан Гөлназ Әхмәдиева һәм рус басма матбугатыннан Софья Волостнова.

"Алтын Каләм" - журналистика синекеме, юкмы икәнен билгеләү өчен, шул өлкәдә үзеңне сынап карау һәм белемнәреңне үстерү өчен – менә дигән мөмкинлек. Син дә читтә калма!
Айгөл Фәттахова, Арча, Шушмабаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев