Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Алтын Каләм» – илһам чыганагы

Ашытбаш урта мәктәбенең 8нче класс укучысы Азалия Сабитова «Алтын Каләм» фестивалендә беренче тапкыр булып кайткан.

«Алтын Каләм» фестивале үзенең ишекләрен миңа быел әле беренче тапкыр гына ачты. Аңа кадәр мин фестиваль турында ишетеп кенә белә идем. Монда килгәнемә бер дә үкенмим, чөнки «Алтын Каләм» мохитен тоеп карау, кызыклы шәхесләр, спикерлар белән эшләү, журналистика өлкәсе турында яңа белемнәр туплау, фестивальгә барып яңа дуслар табу, каләмчеләр белән көч сынашып карау, тәҗрибәле хәбәрчеләр белән эшләү - минем күптәнге хыялым иде.

Яңа җиргә, һәр дулкынга шәхсән үзем соңлап күнегәм, шуңа «Алтын Каләм»гә берникадәр билгесезлек белән бардым диеп әйтү, минемчә, дөрес булмас, бирегә килгәнче каушап калмас өчен мин фестивальне, аның барлыкка килү тарихын, ничек, нинди тәртиптә үткәреләсен интернет челтәрләреннән кат-кат укып, танышып чыктым.

Монда килгәнсең икән, йокы турында онытырга туры киләчәк! Бу сүзләрне сиңа, мөгаен, һәрбер каләмчедән дә ишетергә туры килгәндер. Ни диим, әйе, бу чыннан да шулай. Тәмле йокы, йомшак мендәр, җылы юрган... Бу сүзләрне «Алтын Каләм»дә телгә алучылар да аз, аның турында хыялланырга гына туры киләчәк инде. Шуңа өстәп, яшь каләмчеләргә киңәш – кәһвәсез килергә дә уйламагыз, ни генә дип әйтсәң дә, бу 5 көндә ул сезнең иң якын дустыгызга әйләнәчәк!

Фестивальне, аның 100%ка үтүен кайгыртучы танылган остазларсыз, тәҗрибәле журналистларсыз күз алдына да китереп булмый. Алар белән аралашу гына да ни тора бит, бу мөмкинлекләр һәр кешегә дә татымый. Шәхесләребезнең төпле киңәшләре, үзләренең тормыш тәҗрибәләре, хезмәтләрендәге уңыш серләре белән уртаклашулары һәр каләмченең күңеленә кереп калгандыр диеп өметләнәсе килә.

«Алтын Каләм» - ул мөмкинлекләр генә түгел,ә чын илһам чыганагы! Фестивальдән соңгы хис-кичерешләр, үзләре үк синең киләчәгеңә максат куялар, моннан кайткач үз өстеңдә эшләү, тагын да күбрәк язмалар чыгару теләге арта.

«Алтын Каләм» бәйгесенең призлы урыннарыннан тыш, «Волга»ның үз призы бар! Күпләр өчен бу мөһимрәктер дә. Монда кадәр килеп, үз көчеңне сынап, талантлы кешеләр белән беррәттән син әле кайчан эшләп карар идең? Мөмкинлекләреңне кулыңнан ычкындырма! 27нче тапкыр уздырыла торган яшь язучылар бәйгесенә бүгеннән үк әзерләнә, үз өстеңдә эшли башла, барысы да синең кулыңда!

Арча районы Ашытбаш урта мәктәбенең 8нче класс укучысы Азалия Сабитова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X