Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Алтын Каләм» фестивалендә бер минут та буш вакыт юк...

«Әгәр дә сез журналистика, блогинг, фотолар төшерү белән кызыксынасыз икән, «Алтын Каләм» нәкъ сезнең өчен», дип яза безгә Арча районы Наласа авылыннан Әнвәр Мөхетдинов.

«Алтын Каләм» фестивалендә мин инде икенче тапкыр катнашам. 2020 елда видеоблогинг юнәлешендә катнашсам, быел инде телевидениеда көч сынашырга булдым.

Дөресен генә әйткәндә, беренче тапкыр «Алтын Каләм»гә килгәндә, без монда ял итәрбез һәм төрле мастер- классларга гына йөрербез дип уйлаган идем. Ләкин бирегә килгәч, мин фестивальнең бөтенләй икенче төрле булуын аңладым. «Алтын Каләм» фестивалендә бер минут та буш вакыт юк дип әйтәсем килә,чөнки син һәрчак нидер язасың,төшерәсең. Шулай ук монда кызыклы спикерлар көн саен яшь журналистларга яңа белемнәр бирә. Фестиваль дә балаларга киләчәк тормышларында булышыр дип уйлыйм. Кичке чараларны да аерып әйтмичә булмый инде, аларның һәрберсе югары дәрәҗәдә үтә. 
Конкурста эшләр хәтта төнлә дә бара, шуңа күрә йокы турында онытсагыз да була.
Әгәр дә сез журналистика, блогинг, фотолар төшерү белән кызыксынасыз икән, «Алтын Каләм» нәкъ сезнең өчен.

Әнвәр Мөхетдинов, Арча, Наласа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев