Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Алсу йөзле түгәрәк икмәк

Дөньяның сигезенче могҗизасы инде ул китапханә.

Бигрәк күңелле дә инде безнең балалар китапханәсендә. Меңәрләгән китаплар һәм журналлар яши бит бу тылсымлы йортта. Чынлап та, дөньяның сигезенче могҗизасы инде ул китапханә. Нинди генә кызыклы кичәләр, күңелле бәйрәмнәр һәм мавыктыргыч ярышлар узмый монда! 20нче октябрьдә табын күркебез икмәккә багышланган кичә балалар күңелендә зур тәэсир калдырды.

Кыйммәтләрнең иң изгесе – Икмәк,

Фидакарьлек көзгеседер – Икмәк,

Һәр бөртеге - Тормыш үлчәме.

Мәңгелектән килгән могҗиза ул.

Борынгы Египет язмаларыннан күренгәнчә, икмәк неолит дәверендә үк барлыкка килгән. Юк, безнең өстәлдәге кебек ипи булмаган ул, мондый тәмле булу өчен бик катлаулы һәм мәшакәтьле юллар уза әле ипекәй. Шулай итеп җир йөзендә тагын бер мактаулы булган икмәк пешерүче һөнәре барлыкка килә. Кичәнең кунагы булган Икмәк пешерүче балаларга кайсы илдә ипинең ничек аталуын сөйләде, мәсәлән әрмәннәрдә ул матнакаш, һинд халкында чапати, Италиядә чиабатта, французларда багет,ә Финляндиядә рейкялейпя дип йөртелә икән. Кунагыбыз уздырган мавыклы уеннарда һәм кызыклы ярышларда укучыларыбыз бик теләп катнашты. Аны сөендереп, укучыларыбыз ипигә багышланган викторина сорауларына да бик оста итеп җавап таптылар. Кызлар һәм малайлар үзләре дә икмәк турында мәкальләр һәм әйтемнәр беләләр икән, ипекәй турында шигырьләр дә сөйләп күрсәттеләр.

Икмәк пешерүче икмәкне кадерләргә һәм олыларга кирәклеген азсызыклап үтте. Ипи туйганчы ашамаган кешеләр яшәүче илләр бар икәнен дә искәртеп китте. Бөек Ватан сугышы вакытында блокадада калган Ленинградта көненә олы кешегә 250, ә балаларга 125 грамм ипи бирелүен сөйләде. Әлбәттә, бу кичәдән соң балаларның икмәккә карашы уңай якка үзгәреп, аны саклап һәм кадерләп тотарлар.

Икмәк пешерүче кунакка килгәндә нишләп инде буш кул белән килсен, ди. Ул балаларны кетердәп торган вак күмәч белән сыйлады. Кызлар һәм малайлар күтәренке күңел белән, китапханәгә киләчәкбез дип кайтып киттеләр.

Дуслар, сезне дә Яңа шәһәрнең 17/15 йортында урнашкан китапханәдә көтәбез.

Чаллы Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Хәкимуллина Л.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев