Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Алисә белән печенье пешердек

Без иптәш кызым Алисә белән өч яшьтән бирле дуслар. Беркөнне иптәш кызым проект ясарга безгә килде. Эш беткәч, әнием бергәләп печенье пешерергә тәкьдим итте. Ииии, күңелле булды...

Рецептны сезнең белән дә бүлешәсем килде: 100 гр.кокос стружкасы, 2 йомырка, 120-150 гр шикәр комы, көпшәкләндергеч (разрыхлитель) һәм он. Бик каты итмичә генә камыр басабыз. Кулларны май белән майлыйбыз, һәм түгәрәк шариклар ясыйбыз. Табага тезгәч, шарикларга сак кына басып куябыз. 10-15 минут дигәндә духовкадан алабыз. Без тагын кайнар шоколад ясадык һәм печеньеларны ашадык. Искиткеч тәмле булды.
Хәбибулаева Ралина, 54нче гимназия, 1а сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев