Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Алга, бары тик алга!

Мин ничек җыр конкурсында катнаштым.

Мин җыр сәнгатен бик нык яратам. Кечкенәдән үк үземне җырчы итеп күрәсем килә иде. Ниһаять, быел үземне күрсәтергә вакыт җитте. Мәктәбебезнең педагог-оештыручысы, музыка сәнгате укытучысы миңа быелгы “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә катнашып карарга киңәш итте. Үзебезнең авыл мәдәният йортында беренче тапкыр чыгыш ясадым. Анда уңышлы гына чыгыш ясаганнан соң, район турына үттем.

Менә район туры да килеп җитте. Башта биючеләр чыгыш ясадылар. Аларның биюләре бик матур, тигез, эчтәлекле иде. Алар инде берничә ел рәттән Республикада призлы урыннар яулыйлар.

Менә шулай минем чиратым да килеп җитте. Мин яхшы гына җырлап кердем. Әлбәттә, жюрида утыручы апа башта мактады, аннары киңәшләрен әйтте. Нидер җитмәвен үзем дә аңладым. Бу бит әле минем беренче тапкыр мондый сәхнәдә чыгыш ясавым иде. Каушадым да. Шулай да күңелемне төшермәдем. Максатыма ирешү өчен, алга, бары тик алга барачакмын.


Мифтахова Дилбәр Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев