Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Актанышның 6нчы балалар бакчасында “Эко-яз” акциясе үтә

Актаныш 6нчы балалар бакчасында инде берничә ел дәвамында экологик тәрбия буенча максатчан эш үткәрелә.

Экология кешелекнең мөһим мәсьәләләренең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Экологик проблемаларның кискен торуы педагоглар алдына яшь буынны табигатькә сакчыл, җаваплы карашта, табигать байлыкларын акыл белән файдаланып, аларның яңаруын тәэмин итүчеләр итеп тәрбияләү бурычын куя.

Бу юнәлештә Актаныш 6нчы балалар бакчасында инде берничә ел дәвамында максатчан эш үткәрелә. Балаларга экологик тәрбия бирү көндәлек аралашу, саф һавада йөрү вакытында, төрле уеннар, әңгәмәләр, балалар бакчасында балаларга тәрбия һәм белем бирүнең төп формасы булган эшчәнлекләр аша алып барыла.

Экологияне саклап калу максатыннан, балалар бакчасы күп төрле акцияләр үткәрә. Безнең 1нче кечкенәләр төркеме балалары, әти-әниләр белән берлектә “Макулатура җый-агачны саклап кал!”, “Батарейка җыеп керпеләрне саклап калырга булышыйк!”, дигән экологик акциядә актив катнаштылар.

Үзизоляция шартларында да 6нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасының 1нче кечкенәләр төркеме балалары һәм әти-әниләре чираттагы үткәрелгән “Экояз-2020” акциясенә бик теләп кушылдылар. Балалар , әти-әниләр белән берлектә, табигатебезне саклауда үз өлешләрен керттеләр.Үсентеләр утыртырга, аларга су сибәргә, бакча җыештырырга, матур чәчәкләр үстерергә ярдәм итәләр.

“Эко-яз” акциясе кысаларында үткәрелгән әлеге чараларның барысы да балаларны туган якны яратырга, табигатьне сакларга, әйләнә-тирәне чиста тотарга өйрәтә.

Ахатова Фирая, Актаныш авылы, 6нчы “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев