Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Актаныш районы мөхтәсибәтенең "Җәмигъ" мәчете каршында "Өмет" балалар дини аланы эшли

Актаныш районы мөхтәсибәтенең "Җәмигъ" мәчете каршында "Өмет" балаларның дини аланы үзенең эшчәнлеген алып бара.

Биредә районның нәни егет-кызлары гына түгел, ә кунакка, җәйге ялга кайтучы балалар да рухи тәрбия, күркәм әдәп тәрбиясе ала. Биредә балаларга бик күңелле, аларга остазлары дәресләр бирә, уйныйлар, көләләр, спорт белән дә шөгыльләнәләр.

Балалар тәрбиясе хакында пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәсәлләм балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмият биреп, үзенең бер мөбәрак хәдисендә: "Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез", - дигән.

Бу хәдистән шул аңлашыла: ата-аналар өчен бала тәрбияләү эше, дини гыйлем бирү төп вазыйфалардан санала. Аллаһка ышанган һәрбер кешенең изге бурычы – бала күңелендә безнең Раббыбызга, бөтен нәрсәне камил итеп Яратучыга, Галәмнәрнең Тәрбиячесенә, Аның диненә карата мәхәббәт, дөрес караш уяту. Үзәк мәчет каршында эшләп килүче дини лагерь исә моның ачык бер мисалы.
Юлай Низаев, Актаныш-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев