Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Аклык - яшәвемнең төп асылы»

29 гыйнвар көне Мөслим гимназиясе укучылары хәтерендә озак сакланыр. Интернет технологияләр, айфоннар белән шаулаган заманда, гимназиядә “Аклык-яшәвемнең төп асылы” дип исемләнгән китап укучылар конференциясе үткәрелде.

Беләсезме кем килде безгә кунакка? Шушы үзебез укыган “Яшел гармун” китабы авторы - Шәмсия апа Җиһангирова.

Атна-ун көн сыйныфыбыз белән чират торып “Яшел гармун” повестен укып чыктык. Чөнки китап бер генә иде. Бөтен районга бер китап дисәм дә ялгыш булмас. Андагы геройлар белән бергә яшәдек, үткән XX гасырның 60-70 елларына кайтып килгәндәй булдык.

Китап укучылар конференциясендә Шәмсия апаның катнашуы күңелдә туган сорауларга җавап табарга да булышты. “Яшел гармун” повесте, “Килен капкасы” хикәяләре буенча фикерләр алыштык. Туган тел укытучысы Авзалова Зилә Зөфәр кызы әзерләгән бу чарада районыбызның туган тел һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәчеләре дә катнашты.

Шагыйрә, язучы, “Болгар радио”сында “Яшәү яме” тапшыруын алып баручы, бик күп бүләкләргә лаек булган Шәмсия апа белән очрашуда янәшә утыру, аралашу... Сүз белән генә аңлатып бетереп булмый күңелдә туган хисләрне. Аның биргән төпле киңәшләре без укучыларда зур рәхмәт хисләре тудырды. Чын мәгънәсендә сихри очрашу узды.

Алия Солтанова, Мөслим районы, Мөслим гимназиясенең 10 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев