«Җәйге китапханә»дә кунакта
Каникулның соңгы күңелле чарасы турында сезнең белән дә уртаклашасы килде әле.
Менә каникуллар да узып китте. Каникулның соңгы күңелле чарасы турында сезнең белән дә уртаклашасы килде әле.
Саба район китапханәсе 2020 елдан башлаган «Әдәби алан» проектында елдан ел китап укучылар артып бара. Мин дә быел Байлар Сабасының «Ямьле Саба» яр буенда «Әдәби алан» проекты кысаларында «Җәйге китапханә - 2023» дә катнашучыларны тәбрикләү тантанасында катнаштым.
Саба район балалар китапханәсе апалары «Әйдә әле, Алисә, син бит күп китап укыйсың, әлеге проектта катнаш әле» дип тәкъдим иттеләр. Мин бик теләп катнаштым.
Мин бик яратам китап укырга. Әле мин Апас районында узган «Әдәби Сабантуй»дагы әдәби көрәштә районыбыз данын яклап катнаштым.
«Җәйге китапханә - 2023» чарасында якташ язучыбыз Гөлсинә апа Галимуллина һәм шагыйрәбез Илмира апа Гыймаева китап укучыларга шигырь, әсәр язу алымнарын өйрәттеләр. Бәйрәмдә Илмира апа Гыймаеваның әле генә басылып чыккан «Шаян җиләк» китабына да күзәтү ясадылар.
Мин сәхнәдән «Мин татар кызы» шигырен яттан матур итеп сөйләдем, автор миңа "Шаян җиләк" китабын бүләк итте.
Чараның төп кунаклары – яраткан балалар журналлары «Салават күпере» һәм «Сабантуй» һәм, әлбәттә, бөтен татар балаларының яраткан төркеме «СалаваТIK»лар иде.
«Әдәби алан» проектында катнашкан китап укучыларга истәлек бүләк һәм рәхмәт хаты бирелде. Китап укучыларның күңеле булгандыр дип уйлыйм. Чөнки бик күңелле, файдалы бәйрәм булды ул.
Алисә Маликова, Саба гимназиясе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев