Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Агитбригадалар эшчәнлеген яңартып...

Чаллы шәһәре балалар бакчаларында агитбригадалар конкурсы уздырыла. Әлеге конкурс  команда беренчелегенә үтә.

Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү - иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу бәйге дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспециясе һәм шәһәр белем бирү идарәсенең мәктәпкәчә бүлеге белән берлектә уздырыла.

Конкурсның максаты - юл хәрәкәте законнарын төгәл үтәүчеләр тәрбияләү, ЮХИДИ хезмәтенә хөрмәт формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

42нче “Ал чәчәк” балалар бакчасында да бу бәйгегә актив кушылып, мәктәпкә әзерлек төркемнәре чыгышлар әзерләделәр. Бу чыгыш вакытында юл-транспорт травмаларын булдырмау, яктылыкны кире кайтару элементларын популярлаштыру, балалар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту бурычларын тормышка ашырдылар.

Җиңеп чыккан 12нче төркем командасының видео чыгышы шәһәр этабында катнашу өчен ЮХИДИнең пропаганда бүлегенә җибәрелде.


42нче номерлы “Ал чәчәк” балалар бакчасы тәрбиячеләре Гильфанова А.Ш., Мингазова Г.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар балалар бакчасы