Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Абхазиягә гашыйк булдык

Барыгызга да сәлам! Исегездәме, мин ял итәргә киттем дип язган идем, хәзер кыскача мин сезгә барысын да сөйләрмен» дип хәбәр итә Чаллыдан Ямалиева Зәринә.

Без машинада ике көн бардык та Туапсе шәһәренә килеп җиттек. Анда ике көн ял иттек, диңгездә рәхәтләнеп су кердек. Алга таба Сочига юл тоттык, анда да ике көн булдык. Сочи - зур һәм матур шәһәр, без анда Роза Хутор курортына бардык, миңа бик ошады.

Тау башыннан уза торган фуникулёрга утырып 2320 метр биеклеккә мендек. Аннары Абхазиягә, Гагра шәһәренә юнәлдек, тыныч кына ил чиген узып, отельгә урнаштык.

Без диңгезгә бик якын яшәдек, бүлмә тәрәзәсеннән күренгән таулар безне шаккаттырды! Таулар арасыннан серпантин юллар буйлап зәңгәр күлгә бардык. Абхазиянең матур табигатенә, тәмле ризыкларына, җиләк-җимешләренә без гашыйк булып калдык!

Ямалиева Зәлинә, Чаллы, 2нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев