Ә сезнең планнар нинди?
Сезнең яңалыклар

Ә сезнең планнар нинди?

Әлегә бу минем җәйге каникулда көтелгән уй-хыялларым гына. Киләчәк хикәямдә аларның ничек чынга ашканын язармын.

Менә ямьле җәй дә килеп җитте. Җәйне яратмаган кеше юктыр ул. Без бала-чага өчен җәй — өч айга сузылган бер зур бәйрәм.

Җәйге ялга минем планнарым бик күп. Аның беренче пунктында — сабантуйлар. Районыбыз һәм авыл сабантуйларына барачакмын. Анда дустым Лилия белән йөриячәкбез дип торам.

Шулай ук җәй көне бакча эшләрен эшлисе була: су сибү, чүп утау һәм башкалар. Җәен тәмле җиләкләр җитешә, шуларны да әни белән күп итеп җыярмын дип уйлыйм.

Әле укытучы апалар биргән китапларны да укырга онытмаска кирәк. Хыялларымнын иң мөһиме — гаиләм белән бергә диңгез буена ялга бару.

Әлегә бу минем җәйге каникулда көтелгән уй-хыялларым гына. Киләчәк хикәямдә аларның ничек чынга ашканын язармын.

Дуслар, ә сез җәйгә нинди планнар кордыгыз?

Дилбәр Фәрзекәева, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев