Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Илгә шатлык алып килгән көн

Сугыш инде күптән беткән, тик сугыш хатирәләре онытылмый. Без дә балаларыбыз белән үткәннәрне онытмыйбыз.

Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,

Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.

Күпме кайгы, югалтулар аша

Илгә шатлык алып килгән көн.

Әйе, бу бәйрәм күз яшьле. Чөнки сугыш күпме кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарын тол калдырган. Сугыш инде күптән беткән, тик сугыш хатирәләре онытылмый. Без дә балаларыбыз белән үткәннәрне онытмыйбыз. Җиңү бәйрәме сурәтләнгән рәсемнәр (мәңгелек ут, һәйкәлләр, сугыш ветераннарын котлау) буенча әңгәмәләр оештыру, иҗат шөгыльләре, кичәләр, ветераннар белән очрашулар аша белемнәрне ныгытабыз.

Быел исә “мәңгелек ут” күмәк эше ясалды.

Балалар бик тырышып эшләделәр. Һәрберсенең үз өлешен кертә алуы аларга зур куаныч китерде.


Җиһаншина Алия Нурулла кызы, югары категорияле тәрбияче, Фәйзрахманова Эльвира Мисхәт кызы, беренче категорияле тәрбияче, Чаллы шәһәре 49нчы “Гөлназ” балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев