Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

52нче мәктәптә көзге каникуллар гөрләп үтә

Чаллының 52нче мәктәбендә булып, укучыларның ничек ял итүләре белән танышып кайттык бүген.

Безне мәктәп буйлап озатып йөргән китапханәче Илфания апа Нуретдинова әйтүенчә, көн дәвамында мәктәптә укучылар булмаган вакыт юк икән.

Мәктәптә шахмат буенча түгәрәкләр, укучыларны олимпиадага әзерләү эшләре алып барыла икән каникул вакытында. 9нчы сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә.

Лагерьга йөрүче балалары өчен көн дә ниндидер кызыклы мероприятие каралган, алар мәктәптән тыш Шәһәр балалар иҗат сараена, төрле күргәзмәләргә, музейларга да баралар икән.

Үзегез дә фотолардан күрә аласыз, яллары гөрләп үтә укучыларның!

Без актив хәбәрчебез, мәктәпнең «Чишмә» газетасы мөхәррире Руслан Логинов белән иркенләп сөйләшеп утырдык әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев