Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Җылы бала, күңелеңне башкаларга ач!»

Ә моннан биш ел элек... «КЕШЕ ҖИР ЙӨЗЕНӘ ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘР ӨЧЕН ТУА ҺӘМ ЭШЛИ». Бу сүзләрне язган 9 нчы мәктәп укытучысы Гөлнара Сираева сүзләре белән килешәсезме? Аның язмасында телгә алынган игелекле эшләр сезнең мәктәпләрдә дә башкарыламы? Языгыз! Бүлешегез! Үрнәк алыйк! Игелекле гамәлләр күбрәк булган саен, тормышыбыз да матуррак булачак. 9 нчы мәктәп укучылары һәм укытучылары, ишетәгезме? Матур традицияләрегез сакланамы?

 

Шәфкатьлелек һәм игелеклелек... Соңгы вакытта бу сүзләргә без еш мөрәҗәгать итә башладык. Кинәт  уянып, без кешелеклелек һәм кайгыртучанлык сыйфатларының  сирәгәеп калуын аңладык. Кеше җир йөзенә яхшылык эшләр өчен туа һәм яши. Безнең һәрберебездә яхшылык нуры бар. Бу нур безнең  9 нчы мәктәптә “Йолдыз” исемле тимурчылар отрядына  эшләргә ярдәм итә. Отрядның эшләнлеге төрле һәм күпкырлы булуы белән балаларны үзенә тартып тора. Башкарган эшләребез турында сөйлисем  килә.

Беренче чиратта, без әлбәттә, ветераннарга ярдәм итәбез. Отрядыбыз белән ветеранарыбызга Степан Аркадьевич Ступниковка, Азат Сабирович Кашаповка,Сахирә Акмаловна Гилязевага һәм Гайзулла Бадертдинович Хайретдиновка өйләренә барып йөрибез. Мәктәп күләмендә “Тормыш бүләк итүчеләр алдында без баш иябез” акциясе уткәрелде. Тимурчы кызларыбыз үз куллары белән яулыклар чигеп, открыткалар ясап һәм күчтәнәчләр алып ветераннарыбызны котладылар. Икенче чиратта, инвалид балаларга йөрибез. Безнең үткәрелгән акциябез “Җылы бала күңелеңне башкаларга ач! ”  Без шефлык алып бара торган инвалид балалар: Инсаф Гатин, Дамир Миннебаев, Илмира Зиятдинова. Һәр бәйрәм көнне аларны котлыйбыз, булдыралганча хыялларын үтибез. “Мәрхәмәт” балалар йортына киемнәр, уенчыклар җыеп алып барабыз.

Тимурчылар “Саф чишмә”;“Буыннар истәлеге”; Тормыш көзе җылылыкта үтсен”; “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”; Кыюлык дәресләре”;”Кышкы могҗиза”; “Күңел җылылыгың белән уртаклаш”; “Дуслык капчыгы”; “Картлыкны хөрмәтләүһәм бала күңелендә шәфкатьлелек тәрбияли торган башка шундый акцияләрдә катнашабыз. Мондый акцияләр һәм гомумән тимурчылык балаларга бик ошый. Кечкенә вакытта башкаларга ярдәм итүдән тәм тапкан бала киләчәктә дә яхшы куңелле, тәрбияле булыр дип ышанабыз.

Гөлнара Сираева, Чаллы, 9нчы мәктәп укытучысы                                         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев