Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ярыштан – җиңү белән!

Казан шәһәренең «Патриот» яшьләрне хәрби хәзерлек үзәгендә «Яшь армиячеләр, алга!» дип аталган хәрби-спорт уенының зона этабы узды. 

Актаныш кадет интернат-мәктәбе командасы (җитәкчеләре – хәрби-патриотик эшләр буенча директор урынбасары Дамир абыйлары Фарухшин) әлеге уенда катнашып 1 нче урынны яулады. Җиңүчеләр мәктәпкә беренче дәрәҗәдәге диплом, кубок һәм күп сандагы мактау кәгазьләре алып кайттылар.

Кадетлар февральдә узачак финал ярышларына юллама да алдылар.

Нияз Фарухшин, Радик Зянгиров, Ильнар Даянов, Вадим Исанов, Мансур Салихов, Станислав Николаев, Валерия Данилова, Ралина Гиндуллина, Егор Чичков, Данил Мухаметдиновлар хәрби әзерлек һәм спорт буенча югары дәрәҗәдә әзерлекләрен күрсәттеләр.

Ярышта катнашкан укучыларга һәм аларны әзерләгән педагогларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Ильназ Маликов, Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадер интернат-мәктәбе укытучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев