Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туганнар очрашуы

Үзенең матурлыгы, кызгылт-сары төсләре аша көз атлый

Җәйге ял үтеп китсә дә, күңелдә җылы хатирәләр генә калды. Быелгы җәй әллә ни җылы кояшлы көннәре белән сөендермәде. Һәр көне үзенчә, күңелле үтте. Туйганчы инеш буенда балык тоттык. Җиләккә йөрдек, төрле үләннәр җыйдык. Әлбәттә инде, бакча да читтә клмады. Яшелчәләрнең чүпләрен утадык, су сиптек. Карлыган, крыжовник, кура җиләге җыйдык.

Җәйнең матур кояшлы көнендә шәһәргә барып, андагы матурлыкка сокланып кайтырга да өлгердек. Казан бик матур, бигрәк тә җәй көннәрендә. Бөтен җир чәчәккә күмелгән.

Әмма иң истә калганы туганнар белән очрашу булды. Үзебезнең бишенче буынга кадәр туганнарыбызны курү, аралашу – нинди зур бәхет! Рәхәтләнеп күңел ачтык, җырладык, биедек, төрле уеннар уйнадык, су коендык. Өлкәннәр үзләре белән булган, күңелләрендә калган истәлекле вакыйгаларын искә төшерделәр, безгә, яшь буынга матур теләкләр теләделәр

Гел шулай дус-тату яшәсәк иде.

Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Иминов Кәрим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев