Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Төп бурыч – милләт өчен шәхес тәрбияләү

Февраль аенда Чаллының 30 нчы мәктәбендә инде өч ел рәттән Кадыйр Сибгатуллин исемендәге фәнни-гамәли конференция уза.

“Шагыйрь юлы кереп китә

халыкның юлларына.

Шушы юллар белән менә

бу халык югарыга...” – дип язган 1978 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Чаллы каласында яшәгән, ялкынланып иҗат иткән талантлы каләм иясе Кадыйр Сибгатуллин.

Шагыйрь дөньяга килгән февраль аенда Чаллының 30 нчы мәктәбендә инде өч ел рәттән Кадыйр Сибгатуллин исемендәге фәнни-гамәли конференция уза. Быелгысына, дәрәҗәсе республикакүләм булганга, Татарстанның 13 шәһәр-районыннан 130 эш кабул ителде һәм бәяләнде. Шуларның 108е сайлап алынды һәм авторлары – укытучылар, китапханәчеләр, мәктәп укучылары конференция эшендә актив катнашу өчен мәктәпкә чакырылды.

Фәнни-гамәли конференцияне оештыручылар: Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, Чаллы шәһәренең Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, шәһәрнең “Мәгълүмати-методик үзәге” һәм, билгеле инде, Алена Кәримова җитәкчелегендәге 30 нчы мәктәп коллективы.

Әлеге мөһим чараның максатларына килгәндә, аларны конференциянең пленар өлешендә чыгыш ясаган филология фәннәре кандидаты, язучы, шагыйрь Факил Сафин һәм филология фәннәре кандидаты, доцент Гомәр Даутов яңгыратты. Чаллы шәһәренең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең баш белгече Халидә Шабалина исә, залның игътибарын затлы, яңа бинада урнашкан 30 нчы мәктәп укучыларына һәм мөгаллимнәренә юнәлтте.

“Бу уку йортында бөтен җирдә миллилек, монда татар милләтен күтәрүче укытучылар эшли, республика һәм шәһәр күләмендә оештырылган бәйгеләрдә җиңүчеләрнең дә иң-иңнәре нәкъ менә шушы мәктәптән”, – диде ул.

Гамәли өлеш “Тел язмышы – милләт язмышы”, “Туган ягым – моң бишегем”, “Якты йолдыз булып балкый илебез күгендә” дип исемләнгән секцияләрдә дәвам итте. Тыңланылган хезмәтләр фәнни, тирән мәгънәле, Кама төбәге әдипләренең иҗатын өйрәнү, пропагандалау, халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын күрсәтү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү кебек сорау-бурычларга тулысынча җавап бирерлек иде.

Конференция азагында катнашучыларга матур теләкләр әйтелде, җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Г. Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев