Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Тимурчылар отряды “Өмет” реабилитация үзәгендә кунакта

Без - Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең “Дулкын” исемендәге тимурчылар отряды әгъзалары Әлинә Сабирова, Азалия Шәйхетдинова, Элина Нургатина, Шамил Сабиров һәм мин - Илхан Әхмәдишин, сыйныф җитәкчебез Әнисә Әмир кызы Сәгыйтова белән берлектә, чираттагы тапкыр “Өмет” реабилитация үзәгенә барырга булдык.

Башта мәктәп ярминкәсендә сатудан кергән акчабызга “Миллионер” исемле өстәл уены һәм тәмле күчтәнәчләр алдык. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга көтмәгән сөенеч булсын өчен алдан кисәтмичә генә барырга килештек.

18нче апрель көнне “Өмет” реабилитация үзәгенә бардык. Безне - көтелмәгән кунакларны бик шатланып каршы алдылар. “Өмет” үзәгендәге чисталык, тәртип шундук игътибарымны җәлеп итте.

Өстәл артына утыргач, сыйныфташым Элина Нургатина мөмкинлекләре чикләнгән балаларны “Миллионер” уены белән таныштырды һәм без бергәләп аны уйнадык. Исәп белән эш итүне таләп иткән әлеге уен аларга бик нык ошады. Аннары яңа дусларыбызны тәм-том белән сыйладык. Китәр алдыннан “Миллионер” уенын аларга бүләк иттек.

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның буш вакытын күңелле итеп уздыруда минем дә өлешем керүдән куаныч алдым. Алар да канәгать калгандыр дип уйлыйм.


Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең 4 “Д” сыйныфы укучысы Илхан Әхмәдишин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев