Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Тел ул – безнең көнкүрешебез, тормышыбыз, тарихыбыз һәм мәдәниятебез»

8 нче санлы балалар китапханәсе, «Айгөл» балалар бакчасы белән берлектә «Туган телем – иркә гөлем» исемле әдәби-әкияти сәяхәт уздырды.

Вакыт белән бергә үзгәрә бел

Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

Бу – Ватанны сату белән бер.

Син тугач та, ана сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел! (С.Әхмәтҗанова)

 

21 февраль - Халыкара туган телләр көне уңаеннан, 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Айгөл» балалар бакчасы белән берлектә, Ульяновск өлкәсе оештырган «Безнең чишмә башы. Фольклор әсәрләре укыйбыз» Төбәкара акциясе кысаларында «Туган телем – иркә гөлем» исемле әдәби-әкияти сәяхәт уздырды.

Чарага әзерләнгән «Тере телем – туган телем» исемле күргәзмәдә ике дистәдән артык китап һәм журнал, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре һәм милли киемнәр тәкъдим ителде.

Тәрбияче Сәгадәт Нуруллина сабыйларны төрле телләрдә сәламләп, әлеге датаның килеп чыгуын аңлатты, туган телләрне саклау, өйрәнү кирәклеген төшендерде. Китапханәче исә Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Роберт Миңнуллин кебек татар шагыйрьләренең шигырләрен кычкырып укыды.

Әдәби сәяхәт «Балаларның якын дусты» презентациясе белән үрелеп барды. Нәни китап сөючеләр үз телләрендә белемнәрен күрсәттеләр, алар «Кызыл ромашка», «Күбәләк», «Бишек» һ.б. шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Чара ахырында балалар: «Тел ул – безнең көнкүрешебез, тормышыбыз, тарихыбыз һәм мәдәниятебез», дигән нәтиҗә ясады.

Хәертдинова Ләйсән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев