Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татарча экскурсия

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең 5нче “В” сыйныфы укучыларының көзге каникулы бик кызыклы үтте.

Укуның соңгы көнендә дәресләр тәмамлану белән алар кино театрына барып кинофильм карады. Икенче көнне сыйныф җитәкчесе Гөлназ Ризванова укучыларны гимназиянең спорт залына җыеп алды. Анда балалар төрле спорт уеннарында катнашып күңел ачты.

Каникулның 1нче ноябрь көне укучылар күңелендә аеруча сакланып калыр. Бу көнне гимназиянең 5нче “В” һәм “Г” сыйныфы укучылары шәһәр музеена юл тотты. Ниятләре: КАМАЗ төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан ачылган яңа күргәзмә белән танышу.

Музейның өлкән фәнни хезмәткәре Ирек Нәҗмиев күргәзмә белән таныштыруны урыс телендә башлап җибәргән иде. Ләкин, без татар гимназиясеннән, туган телебездә сөйләгез, дидек. Алып баручының татарчасы да камил икән. КАМАЗ төзелеше фотолары, беренче төзүчеләрнең эш кораллары һәм киемнәре, төзелештә катнашкан күренекле шәхесләр турында мавыктыргыч итеп татар телендә сөйләде. Күргәзмәдә КАМАЗ автомобиленең кабинасы, идарәчесез КАМАЗ автобусы да куелган иде. Укучылар аларны бик кызыксынып карады, руль артына утырып фотога да төште.

Соңыннан өлкән фәнни хезмәткәр Ирек Нәҗмиев белән аралашып алдык. Ул үзе дә 1990нчы елларда Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә татарча белем алган булып чыкты. Шул сәбәпле татар телен камил белә икән. Ләкин моңа хәтле аңа укучыларга гел урысча гына сөйләргә туры килгән - чөнки Чаллының бер татар уку йортының да татарча экскурсия алып барырга гариза биргәне булмаган.

Тәлгать Әхмәдишин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев