Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Татарча беләсең килсә...

19нчы октябрь  көнне уздырылган татарча диктант язу акциясеннән соң туган хисләр.

Татарча беләсең килсә,

Белемең булса бик аз.

Килеп 31нче мәктәпкә

Татарча диктант яз.

Диктантны язды бүген

Ике йөз кырык бала.

Чөнки алар үз телендә

Татарча белем ала.

Шәһәр буенча татарча диктант яздыру акциясенә 31нче мәктәп тә кергән иде. Башта аптырап калдык. 240 бала диктант язарга тиеш диелгән иде. Ләкин, эшне башлап кына җибәрергә кирәк, Ходай ярдәм итә икән ул. Урыс мәкалендә юкка гына әйтелмәгән  бит: “Глаза боятся, руки делают” дип. Бездә дә шулай булды. Ата-аналар, төрле фән укытучылары, мәктәп директорыбыз Ярмиев Марс Расилович та бик  теләп диктант язарга риза булдылар. 19нчы октябрь көне, тыныч кына, татар халкы өчен бик кирәкле булган эшне башкарып чыктык.  Бу акция - үзенә күрә бер бәйрәм  төсе алды. Язарга теләүче кешеләр күбрәк тә килгәннәр иде әле.

 31нче мәктәптә, хатыны Рәзида Гыйлметдин кызы Ягудина математика укыткач, оныгы да 31 мәктәптә укыгач, шәһәрнең хөрмәтле кешесе,  язучы Марс Нафик улы Ягудин да татарча диктант язу акциясенә килде.  Диктант язганнан соң  туган хисләрен безгә, татар теле укытучыларына язып калдырды.  Бу язманы тулысынча китерәм:

              “ Татарча диктанттан соңгы тэсирлэр.

Бүген бәйрәм - татар теле бәйрәме! Күңелләр, рухлар  иркенәеп китте. Без - татарлар, исән икән әле. Күпме кеше килгән диктант язарга! Шундый чаралар ешрак булсын иде. Милләтне берләштерүче,  татар теленә кызыксыну уятучы чаралар.

Әйе, китапка кызыксыну, китап укучылар саны, соңгы егерме ел эчендә генә дә бик нык кимеде. 2000 еллар башында китаплар сатыла иде әле.

Безгә берләшергә, нык торырга, телебезне ничек тә саклап калырга кирәк. Без язган   Роберт Миңнуллин  тексты да нәкъ  шул турыда бит.  31 нче мәктәпнең, шундый татарча чараларда актив катнашуына куанам, чөнки монда минем оныгым да укый бит. Аның киләчәге ышанычлы кулларда икәнен күреп куанып утырдым. Бу  Акцияне оештыручы кешеләргә рәхмәт”.

    Марс Ягудин, Рәсәй һәм Татарстан язучылар берлеге,  Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.

     Менә шулай итеп , бу чара  бөтен кешедә бары тик  яхшы тэсирләр генә калдырды. Бу Акциянең дәвамын көтеп калабыз.

31нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кафия Гыйззәтуллина.

Марс Ягудин гаиләсе белән диктант язарга килде.

31 мәктәпнең укытучылар коллективы, директор белән бергә диктант яза.

                                   Без - бергә!                                          

                          Диктант язарга теләүче укучылар.

Татарча диктант акциясен оештыручы укытучылар, 31 мәктәпнең татар теле укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев