Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сирәк талантлы каләм иясе

Язучылар белән очрашу безнең Яңа Бүләк авылы китапханәсендә матур бер гадәткә әйләнде.

Шушы көннәрдә генә Чаллы шәhәрендә яшәп иҗат итүче, балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан шагыйре, күренекле язучы, галим, тәрҗемәче, күп җырлар авторы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый һәм Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Рухи мирасны өйрәнү үзәге» җитәкчесе Факил Сафин бездә кунакта булды.

Мәдәни кичәгә авылыбызның китап сөюче, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә битараф булмаган күпсанлы китап укучылар җыелды. “Сирәк талантлы каләм иясе” дип аталган китаплар күргәзмәсендә кунаклар Факил Сафин әсәрләре, аның турында булган мәкаләләр, фотолар белән якыннан таныштылар.

Очрашу Иске Абдул авылы китапханәчесе Земфира башкаруында Факил Сафин сүзләренә һәм көенә иҗат ителгән “Гүзәл төбәгем” җыры белән башланып китте. Кичәне алып баручылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән тулырак таныштырдылар.

Шагыйрь булган җирдә шигырьсез буламени?! “Сәйлән” балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, китапханәчеләр сөйләгән шигырьләр бәйрәм кичәсен тагын да тулыландырды, балачак иленә алып кайтты, туган телгә мәхәббәт уятты. Бу чыгышлар презентация һәм видеокадрлар белән үрелеп барды.

Бәйрәм чарасында шулай ук шагыйрә Әлфия Ситдыйкова һәм җырчы-галимә Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова да катнашты. Алар Факил Сафин белән бергә эшчәнлекләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, матур истәлекләр белән уртаклаштылар, үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Ә Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова башкаруындагы дәртле җырлар бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде.

Бәйрәмебезнең  иң күркәм өлеше, әлбәттә, Факил  Сафинның  үз чыгышы булды. Ул үзенең берсеннән-берсе матур шигырьләрен укыды. Тамашачыларның күп санлы сорауларына җавап биреп, татар теленә кагылышлы проблемаларны азсызыклап, яшь буынның татар әдәбияты белән кызыксынуын, татар халкының киләчәге барлыгын билгеләп үтте.

"Сирәк талантлы каләм иясе" дип аталган очрашу матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды һәм бер сулышта узды.

Балаларны милли рухта тәрбияләүдә үзегездән күп көч керткәнегез, берсеннән-берсе матур әсәрләрегез өчен сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Иҗат ялкыннарыгыз сүнмәсен, сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен, Факил абый!


 Яңа Бүләк авылы китапханәсе мөдире Мингалиева Зөлфия 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Факил Сафин очрашу

2
X