Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Сабантуй, сабантуй…

Бәйрәмнең үзенә генә хас уеннары бар. Килгән кунакларыбыз ат чабышы, йөгерешчеләр ярышы, аркан тартышу, аякка капчык киеп сикерү, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү, күз бәйләп чүлмәк вату, җыр-бию бәйгеләре һәм төрле кызыклы ярышлар оештырдылар.

Кая ашкына күңел, нинди көй ул, нинди могҗиза, халык мәйданга ашыга. Ниһаять, көтеп алган Сабантуй бәйрәме дә килеп җитте. Сабантуй - бик борынгы да, бик яңа да бәйрәм ул. Без дә үзебезнең бакчада Сабантуй бәйрәме үткәрдек. Салмак кына татар халык көенә бәйрәмебезне башлап җибәрдек, бакчабызның балалары Сабантуйга багышланган бик матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап күңелләрне рухландырдылар.

Сабантуеның кунаклары булып Батырша белән Камырша бәйрәмебезне бизәделәр. Бәйрәмнең үзенә генә хас уеннары бар. Килгән кунакларыбыз ат чабышы, йөгерешчеләр ярышы, аркан тартышу, аякка капчык киеп сикерү, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү, күз бәйләп чүлмәк вату, җыр-бию бәйгеләре һәм төрле кызыклы ярышлар оештырдылар. Уеннарда балалар гына түгел, тәрбиячеләр, килгән кунаклар да бик теләп катнаштылар. Мәйданда гөр килеп Сабантуе узды.

Сабантуй бәрәме сый-хөрмәткә дә ия, татар халкының иң татлы, иң баллы чәкчәкләренә дә бай. Матур, күңелле бәйрәмебезнең йомгагы булып һәр төркемгә чәкчәкләр таратылды, балаларның күзләрен шатлык, күңелләрен рәхәтлек хисе биләп алган бик якты бәйрәм булды.

Гәрәва Лилия, Яр Чаллы шәһәренең 114нче “Чаллы бизәкләре" балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев