Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Россия Герое белән очраштык

9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат рәсем конкурсы уздырды.

Бу конкурста безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнашты. Җиңүчеләр арасында 3нче класс укучысы Ибатов Илназ да бар иде. Арчаның сәнгать мәктәбендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Бу балалар күңеленә истәлекле көннәрнең берсе булып кереп калучы вакыйга булды. Чөнки Ватан Геройлары көне һәм Россия Конституциясе көне уңаеннан бу тантанага Россия Герое, Чечен сугышындагы батырлыгы өчен орденнарга һәм Герой исеменә лаек булган Дмитрий Анатольевич Сафин Арчага очрашуга махсус кайткан иде.

Җиңүчеләрне Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Борханов А. Ә., “Татмедиа” АҖ филиалы җитәкчесе баш мөхәррир Насыйбуллин И. Р., ветеран офицерлар котлады.

Укучылар алар кулыннан грамоталар, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр алдылар. Россия Герое да балаларның эшләренә зур бәя бирде, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Безнең укучыларыбыз Д.А. Сафин, ветеран офицерлар үрнәгендә, туган илебезне яклаучылар, саклаучылар, илебезнең чын батырлары булып үссеннәр иде.


Сабирҗанова Хәлимә Фәгаль кызы, Гарифуллина Фәния Рауис кызы, Арча районы, Акчишмә башлангыч мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев