Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Парлы чишмә

Туган авылыбыз Туембашта, җәйнең матур бер көнендә, саф сулы ике чишмә ачылды.

Чишмәләрнең исемнәре дә бик матур – «Әниләр чишмәсе» һәм «Әтиләр чишмәсе». Әлеге чишмәләр белән танышу өчен без балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән чишмәгә экскурсиягә бардык.

Чишмәләрнең икесе дә авыл уртасында урнашкан. Тирә-ягы бик матур: аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, ял итү өчен эскәмияләр һәм чишмә суының составы турында элмә такталар  куелган. Әлеге ике чишмәгә дә суны авылдан читтәге чишмәләрдән китерткәннәр. Элек әниләребез шул чишмәләрдән су ташыганнар. Хәзер инде чишмәләр якынайды, авыл уртасына урнашты. Чишмәнең исемен дә әниләребез хөрмәтенә «Әниләр чишмәсе», парлы булсын дип, икенчесен «Әтиләр чишмәсе» дип атадылар.

Балалар белән табигый сулыкларны сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында да сөйләштек.

Эльмира Гиниятуллина,  Кукмара районы, Туембаш балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев