Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Онытылмас батырлык

Ленинград блокадасы 871 көн дәвам иткән, халык ачлыктан иза чиккән. Һәркөнне немецлар пулясыннан һәм үзәккә үткән ачлыктан , салкыннан йөз меңләгән кешенең гомере өзелгән. 1944 елның 27 январе шәһәрнең тулысынча азат ителгән көне дип исәпләнелә. Бу көнне Ленинградта бәйрәм салюты атыла.

Ленинград блокадасының 75 еллыгына багышлап Күзкәй авыл китапханәсе мәктәптә “Онытылмас батырлык” дигән батырлык дәресе үткәрде. Балаларга кечкенә ленинградлыларның язмышы турында сөйләнде, шулай ук, Ленинградның камалышта калган миллионлаган халкы җирләнгән Пискарёв мемореаль каберлегенә күзәтү ясалды.

Ленинград блокадасы 871 көн дәвам иткән, халык ачлыктан иза чиккән. Һәркөнне немецлар пулясыннан һәм үзәккә үткән ачлыктан , салкыннан йөз меңләгән кешенең гомере өзелгән. 1944 елның 27 январе шәһәрнең тулысынча азат ителгән көне дип исәпләнелә. Бу көнне Ленинградта бәйрәм салюты атыла.

Балаларга халык батырлыгы турында сөйләүче китап күргәзмәсе, “Чаллы” эзләнү отрядының зур әһәмияткә ия хезмәтен яктырткан фотоальбом тәкъдим ителде. Блокададан соң герой-шәһәр исеме бирелгән Ленинград халкын чарада катнашучылар бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

                        Күзкәй авылы китапханәсе мөдире Шәйхнурова Тәнзилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев