Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Олылысаң олыны, олыларлар үзеңне

Чаллы шәһәренең 31нче мәктәбендә өлкәннәр өчен бәйрәм узды.

Олыгая һәркем, яшьләр бара

Агымсудай гомер агышы.

Яшьлектән соң сине каршы ала

Яшәешнең бар бит картлыгы.

Олыгая һәркем, төз гәүдәгә

Өлкәннәрнең керә чалымы.

Минем теләк: һәркем каршыласын

Шатлык белән тыныч картлыкны.

Олыгая һәркем, бу табигый

Урап узып булмый картлыкны.

Өлкән буын, бүген сезнең бәйрәм

Телим сезгә ныклы саулыкны.

Күптән әзерләнеп көтеп алган көн килеп җитте. Өлкәннәр бәйрәменә әзерләнү бер атна элек башланып киткән иде. Бу бәйрәмне һәр елны мәктәбебездә уздыру традициягә әверелде. Башта һәр сыйныфтан берәр яхшы концерт номеры әзерләнде. Балалар да, әби-бабайлар алдында җырлап-биисез дигәч, бик теләп әзерләнделәр. Бәйрәм кене иртән иртүк тантаналы төс алды. Актлар залы матур итеп бизәлде. Шунда ук әби-бабайлар үзләренең оныклары эшләгән эшләрне күреп шатлансыннар дип, балалар эшләреннән (детские поделки) күргәзмә оештырылды.Өлкәннәр соңга калырга яратмыйлар бит. Сәгать икегә чакырылган кунаклар иртәрәк килә башладылар. Аларны матур киенеп укучылар һәм укытучылар каршы алды.

Мәктәпкә кергәч, алар башта мәктәпнең матурлыгын, чисталагын күзәтәләр. Аннары үзләрен каршы алучы укучылар белән сөйләшәләр. Аннары гына, актлар залына күтәреләләр. Ә аларны монда талантлы яшьләр каршы ала. Укучылар тарафыннан куелган концертны өлкәннәр бик теләп карадылар.Үзләре дә кушылып җырлап утырдылар.

Бәйрәмнән соң әби-бабайлар өчен бик тәмле итеп аш-су әзерләнгән иде. 

Шулай итеп, өлкәннәр көне бик күңелле үтте. Юкка гына халык мәкалендә “Олылысаң олыны, олыларлар үзеңне” дип әйтелмәгән бит. Бу бәйрәм, укучылар өчен бик күркәм тәрбия чарасы булып тора.

Кешеләргә без яхшылык эшлик!

Эшләмәсәк – гарьлек.

Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,

Ул – зур фидакарьлек!

31нче мәктәпнең 10а сыйныфы укучысы Вәлиева Айсылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев