Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Өлкәннәребезгә истәлекле бүләкләр

72нче “Антошка” балалар бакчасының  11нче төркем балалары үзләренең әби-бабаларын бик яраталар, хөрмәт итәләр. Шул уңайдан алар  өчен махсус бәйрәм истәлеге  - кулдан котлау открыткалары әзерләделәр.

1нче октябрь – Өлкәннәр көне. Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәбез, зурлыйбыз.

Безнең 72нче “Антошка” балалар бакчасының  11нче төркем балалары да үзләренең әби-бабаларын бик яраталар, хөрмәт итәләр. Шул уңайдан алар  өчен махсус бәйрәм истәлеге  - кулдан котлау открыткалары әзерләделәр. Аларны балалар үз куллары белән ясап, йөрәк җылыларын кушып эшләделәр. Анда күңелләреннән чыккан җылы сүзләрен язып өлкәннәргә тапшырдылар.

Өлкән буынга, бәйрәмнәрдә генә түгел, ешрак үзебезнең хөрмәтебезне, рәхмәтебезне җиткерәсе, белдерәсе иде... Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләнгән балалар мәрхәмәтле булып үсәрләр...

 

11нче төркем балалары,

Ләйсән Әхмәтшина,

Альбина Ситдикова,

Яр Чаллы, 72нче “Антошка”

балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???молодцы